Атна-ун көннән язгы кыр эшләре башланыр.

14 апреля 2012 г., суббота
Басуларда көннән-көн юкара барган кар катламы игенчелек тармагында ярты елга сузылачак авыр хезмәткә керешер чак җитүен белдерә. Атна-ун көннән язгы кыр эшләре башланыр. Районыбыз аңа әзерме, басуга чыккач, техника сынатмасмы, ягулыкка, минераль ашламаларга өзеклек булмасмы? Игенчелеккә игътибарны арттырганда терлекчелекне дә арткы планда калдырырга ярамый. Хуҗалыкларга ел дәвамында акча кертеп торучы чыганак булып саналган әлеге тармакта беренче квартал нәтиҗәләре ни сөйли, алдагы көннәргә нинди бурычлар куела? Бу атнада Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә әнә шул мәсьәләләр турында сөйләшенде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International