Официальный Татарстан
Раис РТ
Государственный Совет РТ
Правительство РТ
Госуслуги
Города и районы РТ
рус
тат
eng
Кукморский муниципальный район
рус
тат
eng
Задать вопрос
О районе
История района
Глава муниципального района
Органы управления
г. Кукмор
Сельские поселения
Кукморское землячество
Инвестиционный паспорт района
Жизнь района
Государственные и муниципальные услуги
Предпринимательство
Национальные проекты
Муниципальный заказ
Ведомственный контроль
Противодействие коррупции
Службы и организации района
Кадровая политика
Профсоюзная жизнь
Территориальная избирательная комиссия (ИКМО)
Аукционы
Общественный совет
Экономика и показатели района
Стартегия социально-экономического развития Кукморского муниципального района Республики Татарстан на 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года
Информация для населения
Защита прав потребителей
Дни рождения
Комиссии
Социальная сфера
Муниципальный контроль
Программы, проекты, конкурсы
Бюджет
Народные дружины
Год семьи
Документы
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Ситуационный центр
Нормативные правовые акты
Статусные документы
Проекты документов
Решения Совета муниципального района
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Антикоррупционная экспертиза НПА
Градостроительство
Оценка регулирующего воздействия
Пресс-служба
Лента новостей
Фоторепортажи
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления руководителя района
Официальный блог руководителя
Планы мероприятий
Обращения и прием граждан
Порядок и время приёма граждан
Обзор обращения граждан
Интернет-приемная
Телефон доверия
«Ящики доверия» для письменных обращений граждан установлены
Контакты
Обратная связь
Mуниципальные районы
Кукморский муниципальный район
Әдәбият сүзендә әдәп ята
26 апреля 2012 г., четверг
Узган атнада район Мәдәният йортында Кукмара балалар китапханәсе укучылар өчен кызыклы чара оештырды.
Фантастик әсәрләрне, тарихи романнарны, халык әкиятләрен, пьесаларны мәктәп укучылары да, сабыйлар да үз итә. Балалар китапханәсенә кечкенәләрнең күп йөрүе - шуның бер мисалы. Аның тарихы да бик бай. 1917 елда бертуган Комаровларның киез итек фабрикасына беренче китапханә урнаша. Биредә бай кешеләр генә китаплардан файдаланган. Ә Кукмарада балалар китапханәсе нәкъ 75 ел элек барлыкка килә. Ул вакытта фондның 8000 данә китабы була. Сугыш чорында Кукмара беренче мәктәбен тәмамлаган Сәгадәт Гарипова балаларны китап укырга, аны яратырга өйрәтә. Сәгадәт ханым 40 ел гомерен әлеге тармакка багышлый. 1945 елда мәктәпне тәмамлагач, Анна Федорова да әлеге китапханәгә килә. Ул Алабуга китапханә техникумында белем эсти, берара мөдир булып та эшләп ала. 1952 елда китапханәчеләр хәзерләүче уку йортын тәмамлаган Зоя Жукова мөдир итеп билгеләнә. Аннары Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Наилә Мөбарәкшина биредә хезмәт юлын башлап җибәрә. Китапханәчеләр укучылар белән уртак тел табалар, балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар оештыралар, балаларның мәхәббәтен казаналар.
1956-1983 елларда китапханә район Мәдәният йортының икенче катында хезмәт итә. Ул чорда ел дәвамында ун мең укучы китап укый, фондта 25 мең китап исәпләнелә.
1983 елда махсус бина төзелә. Китапханәчеләр һәм укучылар өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла: 60 урынга уку залы, абонемент хезмәте барлыкка килә.
Хәзерге көндә балалар китапханәсендә 40 меңгә якын китап бар, аны укырга 4125 бала йөри, ел буе 28 мең китап укыла. Балалар өчен төрле мавыктыргыч бәйгеләр, кызыклы чаралар, китап укулар, Татарстан һәм чит республикаларның язучылары белән очрашулар, күргәзмәләр, күңелле акцияләр оештырыла. Китапханәчеләр Гөлфия Хафизова, Фидания Хамматова республикакүләм конкурсларда җиңүче исеменә лаек була. Балалар китапханәсе "Әдәби калейдоскоп" милли-әдәби проектында "Китапханә эше" төре буенча ТР Хөкүмәтенең грантына ия булды.
Юбилей кичәсенә кунаклар күп килгән иде. Якташыбыз, ТР Милли китапханәсе директор урынбасары Ирек Һадиев, әлеге китапханәнең фәнни-методик бүлеге өлкән китапханәчеләре Кира Фәтхиева, Зәйнәп Җамалиева, республика балалар китапханәсе директоры урынбасары Анна Дьякова, әлеге китапханәнең фәнни-методик бүлеге өлкән китапханәчесе Евгения Шемелева, балалар язучылары Йолдыз Шәрәпова, Зөлфия Хәлиуллина, Борис Вайнер, Удмуртиядән Вениамин Ившин, Өлфәт Бәдретдинов, Юлия Суронова, Балтач, Мамадыш, Саба районнарының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорлары Резидә Зарипова, Лилия Зиннур кызы, Гөлсем Батырханова балалар китапханәсен туган көне белән котлап, истәлеккә китаплар тапшырдылар.
"Китап - белем чишмәсе. Матур әдәбият аша балаларга әдәп, тәрбия бирәбез. Бу балалар китапханәсенең төп максаты булып тора", - дип билгеләп үтте район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева.
Бәйрәм җыр-биюләр белән баетылган иде. Тамаша кылырга килгән мәктәп укучылары әлеге әдәби-музыкаль кичәдән буш китмәде: рәсем, кул эшләре бәйгеләрендә урын алучыларга бүләкләр бирелде.
Рафак ИСЛАМОВ.
Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы
Поделиться:
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
ЧИТАТЬ ВСЕ НОВОСТИ
ПОСЛЕДНИЕ НОВОСТИ
26
мая 2026 г.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER