Яшьлегемә кире кайтыр идем

7 мая 2012 г., понедельник
4 май көнне Кукмара мәдәният йортында ветеран-активистлар көче белән әзерләнгән зур концерт булды. “Яшьлегемә кире кайтыр идем” дип аталган бу концертта гомерләрен җыр белән янәшә уздырган Роза Миннемуллина, Роза Хисматова, Эндҗе Абдуллина, Нуретдин Фаляхов, Рахимуллин Наиль, Марзия Саляхутдинова яшь вакытларында җырлаган иң матур җырларын кабат сәхнәгә алып менделән. Наиль Рахимуллин башкаруында “Гүзәлем”, Роза Хисматованың “Су буйлап”, Марзия Саляхутдинованың “Озату”, Абдуллина Эндҗе башкаруында “Рамай”, Роза Миннемуллинаның “Сусай” җырларын тамашачылар бик җылы кабул итте. Нуретдин Фаляхов матур җырлар белән бергә үзе язган матур шигыйрьләрен дә ишеттерде. Абдуллина Эндҗе, Рахимуллин Наиль жырлаган “Галия-Захир” дуэты зур алкышлар белән кабул ителде. Концертны Рәмзия Хөсәенова алып барды. Гармунчы Закиев Миннәхмәт, Рәүҗит Хузин, Назип Бариев, Рахимҗан Галлямов инде онытыла башлаган моңлы көйләрне искә төшерделәр. Кукмарада уза торган бер генә чарадан да читтә калмаучы Валя Борисова җитез биюләре белән ямь өстәде.
 
 
 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International