Официальный Татарстан
Раис РТ
Государственный Совет РТ
Правительство РТ
Госуслуги
Города и районы РТ
рус
тат
eng
Кукморский муниципальный район
рус
тат
eng
Задать вопрос
О районе
История района
Глава муниципального района
Органы управления
г. Кукмор
Сельские поселения
Кукморское землячество
Инвестиционный паспорт района
Жизнь района
Государственные и муниципальные услуги
Предпринимательство
Национальные проекты
Муниципальный заказ
Ведомственный контроль
Противодействие коррупции
Службы и организации района
Кадровая политика
Профсоюзная жизнь
Территориальная избирательная комиссия (ИКМО)
Аукционы
Общественный совет
Экономика и показатели района
Стартегия социально-экономического развития Кукморского муниципального района Республики Татарстан на 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года
Информация для населения
Защита прав потребителей
Дни рождения
Комиссии
Социальная сфера
Муниципальный контроль
Программы, проекты, конкурсы
Бюджет
Народные дружины
Год семьи
Документы
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Ситуационный центр
Нормативные правовые акты
Статусные документы
Проекты документов
Решения Совета муниципального района
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Антикоррупционная экспертиза НПА
Градостроительство
Оценка регулирующего воздействия
Пресс-служба
Лента новостей
Фоторепортажи
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления руководителя района
Официальный блог руководителя
Планы мероприятий
Обращения и прием граждан
Порядок и время приёма граждан
Обзор обращения граждан
Интернет-приемная
Телефон доверия
«Ящики доверия» для письменных обращений граждан установлены
Контакты
Обратная связь
Mуниципальные районы
Кукморский муниципальный район
Президент канәгать калды
10 мая 2012 г., четверг
Узган якшәмбедә районыбызда ТР Президенты Р.Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, “ВАМИН-Татарстан” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе В.Минһаҗев һәм башка мәртәбәле кунаклар булып китте. Район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин белән берлектә алар вертолетта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең басу-кырлары өстеннән әйләнеп, язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар. Аннан соң Каенлык авылында Хәсәновлар гаиләсенең яңа куллануга тапшырылган гаилә фермасында булдылар, күмәк хуҗалык, агрофирма, төрле оешма җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Илзия һәм Фәнис Хәсәновлар Кукмарада яшәсәләр дә, гаилә башлыгы тумышы белән шушы авылдан.
-Авыл баласы кечкенәдән әти-әнисе янында кайнашып, эшкә күнегеп үсә. Минем дә әтием терлекчелектә хезмәт куйды, гел аның янына булышырга бара идем. Шуңа мал асрау минем өчен ят хезмәт түгел. Әмма мондый гаилә фермасы булдыру аеруча зур җаваплылык, чыгымнар сорый. Шуңа карамастан, дәүләттән һәм район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелгәч, тәвәккәлләп эшкә тотындык һәм бер ел дигәндә менә шушындый торак төзүгә ирештек, - ди Фәнис Фоат улы.
Әлеге проектның гомуми бәясе 5,9 миллион сумга төшкән. “Россельхозбанк”тан 3 миллион сум кредит алганнар, дәүләт 1 миллион сум субсидия биргән, моннан тыш, 50гә50 программасы буенча җиһазлар алу өчен 351 мең сум, нәселле терлекләр сатып алу өчен аның һәр килограммына 40 сум исәбеннән 412 мең сум ярдәм күрсәтелгән. Торак 44 мал сыешлы итеп салынган, сөтүткәргеч, сөтсуыткыч, транспортер белән җиһазландырылган. Абзар янына утар корылган. Хәзерге вакытта 24 баш мөгезле эре терлекләре бар. Нәселле таналарны “Восток” хуҗалыгыннан сатып алганнар, алар инде бозаулый да башлаганнар.
Районыбызда хәзер гаилә фермаларының саны 26га җитте. Быел аларның санын тагын 15кә арттыру көтелә. Ә шәхси хуҗалыкларда 14948 мөгезле эре терлек, шул исәптән 6190 сыер бар. Ел башыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5725 тонна сөт җитештерелгән, бу районда савылган барлык сөтнең 39 процентын тәшкил итә. Районда җитештерелгән итнең дә 56 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлешенә туры килә.
ТР Президенты Рөстәм Нургали улы районда авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда барган эшләр белән кызыксынды, кукмаралыларның хезмәтенә уңай бәя бирде. Авыл халкы белән дә очрашып сөйләште. Мал хуҗаларын бигрәк тә сөтне сату бәяләре канәгатьләндерми, бу сорауны алар килгән кунакларга да җиткерделәр. “Казанда зур агробазар төзелеп килә, анда авыл халкы, фермерлар үзләре җитештергән продукцияләрен сата алачаклар. Башкаладан читтәрәк урнашкан районнарда куллану кооперацияләре оештырып, шуның ярдәмендә авыл хуҗалыгы товарларын җыеп, базарга алып барып сату көйләнсә, бу халык өчен бермә-бер отышлырак булачак, - диде Президент һәм кооперативлар төзүгә ярдәм булачагын ышандырды.
Г.ШӘРИПОВА
Поделиться:
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
ЧИТАТЬ ВСЕ НОВОСТИ
ПОСЛЕДНИЕ НОВОСТИ
26
мая 2026 г.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER