Батырлык онытылмый!

10 мая 2012 г., четверг
Районыбызда Бөек Җиңү бәйрәме истәлекле вакыйга – Әфган җирендә, кайнар нокталарда, локаль чуалышлар вакытында башларын салган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы белән башланып китте. Әлеге чарада орден-медальләр таккан ир-егетләр, чит җирләрдә батырларча һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары, “Аҗаган” хәрби уеннарында катнашкан укучылар, кадетлар, килгән кунаклар катнашты. Хәрби бурычларын үтәгәндә кайнар нокталарга кертелгән егетләрнең батырлыгы бәяләп бетергесез. Ун елга якын сузылган Әфган сугышы бик күп гаиләләргә ачы күз яше алып килә. Кукмарадан әлеге сугышта 150дән артык егет катнаша, шуларның 4се мәңгелеккә ятып кала.
-Тормышның ямен дә, тәмен дә татып карарга өлгермәгән егетләребез истәлегенә һәйкәл ачылу район халкының аларга карата хөрмәт билгесе булып тора, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин. - Әлеге стела солдатларның исемен мәңгеләштерү, аларның рухы алдында баш ию, яшь буынны тәрбияләү өчен дә бик кирәк.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International