Әлеге агрофирмада язгы кыр эшләре оешкан төстә бара, сабан культураларын чәчүне дә оптималь срокларда башкарып чыктылар. 2200 гектарда кукуруз игү планлаштырыла, аның "Российская-1" сортын чәчүгә керешкәннәр. Бу эштә ун агрегат катнашачак. Алар белән көнгә 245 гектарда эш башкарып, кукуруз чәчүне 8 көн эчендә төгәлләү күздә тотыла. Әле узган елгы азык запаслары да - 17600 тонна силос, 4 мең тонна сенаж бар, бу азык малларга бер ел ашатырга җитә диләр. Әмма терлек азыгының беркайчан да артыгы булмый, шуңа быел да басуларда мул уңыш үстереп, терлекләрне ныклы азык базасы белән тәэмин итүне үзләренә бурыч итеп алганнар. Чәчүлекләрне тәрбияләү өчен дә техникалары алдан ук хәзерлек сызыгына куелган. Агу сиптергеч алты агрегатлары бар, аларның берсен Раиф Кәшәфетдинов (рәсемдә) иярли. Тәҗрибәсе зур, ел саен басуларны химик препаратлар белән эшкәртүдә катнаша, башка кыр эшләренә дә үзеннән зур өлеш кертә.
Игенчелектә басу культурасы дигән термин бар, чәчүлекләрнең торышын, ягъни агрономның, җитәкченең җиргә мөнәсәбәтен, кадер-хөрмәтен чагылдыра ул. Басу кырыйлары тапталып беткән, тиешсез урында сукмаклар, юллар салынган урыннар да күп очрый. Биредә дә узган ел катлам астына чәчелгән люцерна басуының тапталган юл читләрен яңадан чәчәргә керешкәннәр.
-Урыннарда җирнең кадере юк. Техника белән теләсә кайдан йөреп, ашлыкны таптап, басу буенча аркылыга-буйга юллар салып бетерәләр. Салам эскертләре, тиешенчә эшкәртелмәгән багана төпләре дә кырларны бизәми. Шуңа җитәкчеләр, белгечләр бу мәсьәләгә дә игътибарны көчәйтергә тиеш, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.