Якты моң

22 мая 2012 г., вторник
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә ТР прокуроры Кафил Әмировның “Ак сагыш” дип исемләнгән фотопейзажлар күргәзмәсе ачылуы районның сәнгать сөючеләре өчен шатлыклы вакыйга булды. Табигать күренешләрен төрле мизгелләрдә сурәтләгән әлеге иҗат эшләре күз карашын иркәләп кенә калмый, туган җиребез язмышы, яшәеш турында фәлсәфи уйларга этәрә, күңелләргә якты моң иңдерә.Халыкара антиквариат институты директоры М.Яо, күргәзмәне тәкъдим итеп, болай диде:
-Кафил Әмиров башка өлкәдә хезмәт куйса да, гомере буе иҗат кешесе булып кала. Аның фотокартиналарын тәүге тапкыр күргәннән соң, мин чын сәнгать остасы белән танышуымны аңладым. Автор 19 гасырның бөек рәссамнары И.Шишкин, И.Левитан, В.Поленов кебек фикер йөртә, табигать матурлыгын алар кебек эчтәлекле итеп чагылдыра белә.
Бу күргәзмә районыбыз (шул исәптән балалар сәнгать мәктәбе) белән КФУның Филология һәм сәнгать институтының рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында оештырылган. Әлеге кафедра мөдире, доцент Р.Салаховның күп еллар буе Кукмара сәнгать мәктәбендә белем биргәне мәгълүм. Аның кул астында гүзәллекне танырга өйрәнгән бүгенге студентларның иҗат эшләре күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. “Йөрәктән йөрәккә” дип аталган бу чара дизайн сәнгате белән мавыгучы укучыларга карашларын киңәйтергә ярдәм итәчәк.
Берьюлы шушы ике күргәзмәнең ачылу тантанасына район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин, район прокуроры М.Нәҗипов килгәннәр иде. Рауил Шәйдәүләт улы К.Әмировның фотографик әсәрләренә чын күңелдән соклануын әйтте. Студентларның да кием, интерьер дизайны һәм проект эшләрен игътибар белән карап, югары бәя бирде. Бу эшләр белән танышудан авыл мәктәпләрендә укучыларның да читтә калмаска тиешлеген әйтте. Район Башлыгы, сәнгать мәктәбенең сыйныф бүлмәләрендә булып, укучыларның кул эшләре белән якыннан танышты. Бу шөгыльләрнең балаларга киләчәк тормышларында һәм һөнәр сайлауда зур ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Күргәзмәләр 30 майга кадәр эшләячәк. Матурлыкка, иҗатка гашыйк райондашларыбыз аларны күрергә ашыгыр, шәт.
Г.МИННЕХАНОВА
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International