Кукмарада – күңелле

29 мая 2012 г., вторник
Кукмарада балалар  арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге узды.
Республиканың яшь боксчыларын “Зилант” спорт сараенда каршылау тантанасын, һич арттыру түгел, үзәк телевидениедән күрсәтерлек иде.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан бокс федерациясе президенты, СССР спорт остасы, дөнья чемпионы Айрат Хаматов һәм республиканың “Динамо” спорт җәмгыяте вәкилләре, район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллиннар чыгыш ясап ирешкән уңышларыбыз белән таныштырып, спортчыларга уңышлар теләделәр. Айрат Касыйм улы Кукмарада беренче килүе икән: “Мондый матур шәһәр барын белми идем”, -дип куйды.
Ә ярышлар бик кискен барды. 60 килограммлы үлчәү категориясендә Кукмара егете “ярышларда иң яхшы алымнар күрсәткән өчен” махсус Кубок белән бүләкләнгән Инсаф Сафин пьедесталның беренче баскычына менде, аның уңышы Ленар Әүхәдиев (69 кг.), тә кабатлады. Икенче урыннарга якташларыбыз Эдуард Иванов (56 кг.), Фәрит Галимьянов (64 кг.) лаек булдылар.
Татарстан “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Салават Гайсин физкультура- спортны үстерү керткән хезмәтләренә югары бәя биреп Кукмара районы Башлыгы Р.Рәхмәтуллинга  “Динамо” җәмгыятенең истәлек медальләре тапшырды, җәмгыятьнең Мактау грамоталарын район яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Я.Ягъфәровка, “Зилант” спорт мәктәбе директоры Ринат Хәйруллинга тапшыруы нур өстенә нур булды.
А.САБИТОВ.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International