Биредә гаилә фермасы булыр

29 мая 2012 г., вторник
Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада беренче өчлек исәбендә бара. Дәүләткә сатылган сөтнең 39 проценты шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә. Күпләп терлек, кош-корт асраучы, умартачылык белән шөгыльләнүче гаиләләрнең саны инде 20дән артып китә. Моннан тыш, авыл җирлекләрендә тагын дистәгә якын гаилә фермалары төзелеп килә.
Купкада яшәүче Илфат Гыйльметдиновның да уй-теләкләре зурдан: мал санын ишәйтеп, терлекчелек продукцияләре җитештерүне җайга салырга кызыга, киләчәктә ат, тәва кошлары асрап карау хыялы да бар. Чынлап тотынганда, берсе дә тормышка ашмаслык түгел, чөнки аңа да авыл кешеләренә хас булган сыйфатлар – тырышлык, эш сөючәнлек, үҗәтлек, тәвәккәллек мул бирелгән. Тәҗрибәсе дә бар, 7-8 ел элек фермер хуҗалыгы оештырып, иген, терлек азыгы үстереп, абзарында дистәләгән мал тотып яшәүгә күнеккән. Хәзер хуҗалыгында 4 ат, 7 баш мөгезле эре терлек бар, аларның саны 17гә җиткән чаклар да булган.
Урыннарда гаилә фермалары төзү өчен ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән максатчан дәүләт программасы эшли башлагач һәм районда шуның кысаларында берничә гаилә фермасы сафка баскач, Илфат та әлеге мәшәкатьле, зур чыгым сорый торган эшкә алынырга карар биргән. Үзе 32 баш мал сыешлы мини-ферманың проектын эшләп, төзелеш материаллары туплап, абзарның фундаментын төзеп тә куйган. Стенасын өя башлар алдыннан, бу җаваплы эшкә хәер-фатыйха алыр өчен ул район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинны да төзелеш барган урынга чакырган иде. Чакыруны кабул итеп, Рауил Шәйдәүләт улы үзе беренче кирпечне салды, Фәния һәм Илфат Гыйльметдиновлар гаиләсенә эшләренең уң булып, уй-фикерләренең тормышка ашуын теләде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International