Официальный Татарстан
Раис РТ
Государственный Совет РТ
Правительство РТ
Госуслуги
Города и районы РТ
рус
тат
eng
Кукморский муниципальный район
рус
тат
eng
Задать вопрос
О районе
История района
Глава муниципального района
Органы управления
г. Кукмор
Сельские поселения
Кукморское землячество
Инвестиционный паспорт района
Жизнь района
Государственные и муниципальные услуги
Предпринимательство
Национальные проекты
Муниципальный заказ
Ведомственный контроль
Противодействие коррупции
Службы и организации района
Кадровая политика
Профсоюзная жизнь
Территориальная избирательная комиссия (ИКМО)
Аукционы
Общественный совет
Экономика и показатели района
Стартегия социально-экономического развития Кукморского муниципального района Республики Татарстан на 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года
Информация для населения
Защита прав потребителей
Дни рождения
Комиссии
Социальная сфера
Муниципальный контроль
Программы, проекты, конкурсы
Бюджет
Народные дружины
Год семьи
Документы
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Ситуационный центр
Нормативные правовые акты
Статусные документы
Проекты документов
Решения Совета муниципального района
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Антикоррупционная экспертиза НПА
Градостроительство
Оценка регулирующего воздействия
Пресс-служба
Лента новостей
Фоторепортажи
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления руководителя района
Официальный блог руководителя
Планы мероприятий
Обращения и прием граждан
Порядок и время приёма граждан
Обзор обращения граждан
Интернет-приемная
Телефон доверия
«Ящики доверия» для письменных обращений граждан установлены
Контакты
Обратная связь
Mуниципальные районы
Кукморский муниципальный район
Тырышта уңганнар яши
13 июня 2012 г., среда
Авылның исеме үк әйтеп тора – тырыш халык яши бу төбәктә: сәвит чорында да җиң сызганып эшләп, район гына түгел, Татарстан, Россия күләмендә данлы булдылар. Хәзер дә, әнә, иген кырлары күңелләрне сөендерерлек, терлекләре көр. Урман кочагына сеңгән тирә-як авылларга тигез-шома асфальт юллар түшәлгән, йорт-каралтыларның һәркем сокланырлык икәнен әйтәсе дә юк. Мәчет, клуб, балалар бакчалары гөрләп тора, алардан кеше өзелми.
“Булган кешенең Ходай кулына тоттыра”, - диләрме әле? Тырышның уңган халкы шушы төбәкнең асыл улы – район Башлыгы Шәйдәүләт улы Рауил якташларына мең рәхмәтле. Юньсезне сугып ега, егылганны кул биреп тартып торгыза, эшләгән кешегә һәрдаим ярдәм итәргә әзер торган зат. Якташларына һәрчак хәерхаклы карашта ул.
Тырыш Сабан туена килгән бер генә тамашачы да үкенмәде. Югары осталыкка ия булган мәшһүр артистлар Филүс Каһиров, Фердинанд Фәтхи төркемнәре концертын, шаян уеннар белән үрелеп барган дистәләгән ярыш-көрәшләрне карап, урман ышыгында җәйге кояшның җылысын тоеп, халык бәйрәм ахырына кадәр мәйданнан читкә китә алмады. Күршеләребез, Зур Сәрдек мәдәният йортының “Чәчкә” бию ансамбле кызлары биегәндә ирексездән уйлап куйдым: менә нинди матур бит безнең милли киемнәребез! Ак яулыгын чөеп бәйләп, бала итәкле күлмәкләр кигән, толымнары уйнап торган кызлар безнең якка хас булмаганча ябынып-төренеп йөрүче заман диндарларыныкыннан күпкә күркәм, отышлы, ләбаса.
Сабантуй бүләкләре мулдан булды. Мәйданга чыккан һәр катнашучы истәлек бүләксез китмәде. Иң зур бүләк – өч-дүрт кеше тотынмаса, батыр калган Фәнил Исмәгыйлевның киң җилкәсенә менгереп саласы да түгел – каяндыр эзләп йөрелмәгән, шушы төбәктә центнерлы гәүдә җыйган тәкә!
Сабантуй мәшәкатьләреннән арынып уянган район халкын сөендереп, икенче көн иртәдән җылы, шифалы яңгыр яуды. Бездә менә шулай: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Ясирә ГАРИФУЛЛИНА, Тырыш авылы
Поделиться:
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
ЧИТАТЬ ВСЕ НОВОСТИ
ПОСЛЕДНИЕ НОВОСТИ
25
мая 2026 г.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
Эковесна-2026
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
СМОТРЕТЬ ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER