Җиңүләрдән баш әйләнми

17 июля 2012 г., вторник
Уналты сәгатьләп әйләнә-тулгана барырга туры килсә дә, Россия юлларын шәпләп ремонтлый башлауларына сөендек. Федераль трассаны бигрәк тә Чувашия җирлегендә киң, заманча, немец технологиясе нигезендә үзгәртеп төзиләр. Шуңа күрә “бөке”ләрдә шактый газапланырга туры килде. Владимир, Иваново шәһәрләре тирәсендә коеп яңгыр явып үткәнлектән, йончыган тын юллары иркенәеп китте, җиргә иңгән авыл өйләре дә кәефне бозмады, игелмичә кысыр яткан басу-кырлар да алай ямьсез күренмәде.
Ярославльгә Сабантуй үткәрергә барган 13 көрәшче, үзешчән артистлар иртәнге сәгать өчтә кунакханәгә урнашып, йокыга талдылар.
Хуҗаларның кунакчыллыгы искитмәле: якты йөзләрен, тәмле телләрен кызганмадылар (Сабантуйны да хәстәрләп бетерәсе бар, никадәр әзерләнсәң дә мәшәкате бетәмени аның?!). “Яңгыр гына ява күрмәсен иде”, - дип борчылдылар. Юк, яумады, безгә ияреп килгән кояш миләрне кайнатып кыздырса да, яңгыр дымы һаваны сафландырып торды.
Ярославльне бизәп аккан Которосль елгасы тугаенда, янәшәдәге урман аланында зәвыклы сәхнә түрендә: “Минем канда татарлар өлеше дә бар!” – дип, җирле халыкны куандыручы шәһәр мэры Евгений Урлашов, вице-губернатор Владимир Блатов һәм милли-мәдәни үзәкләр әһелләре, милләттәш шәһәр думасы депутатлары татарларның хезмәтчән, хөр күңелле халык булуына сокланып, рәхмәтләр әйтә-әйтә сәламләделәр. Татарларның “Нур” җирле мәдәни үзәге оешмасы җитәкчесе, “Подводник” ширкәте хуҗасы, шәһәр Думасы депутаты, якташыбыз, Битләнгер егете Ясәви Таһир улы Хаҗипов сүзне кыска тотты, чөнки аның гадәттәгечә “ЯК-52” очкычында мәйдан өстендә югары пилотаж тамашасы күрсәтәсе бар. Котны ботка төшердек: хәтәр “үлем элмәкләре”, “мичкә”, “елан”, штапор”лар ясап, очкычны йөзтүбән әйләндереп тә очты да очты ул. 57 яшенә җитеп тә малай чактагы хыялына ирешеп, игелекле хезмәте белән шәһәр халкының шөһрәтен казанып яши якташыбыз. Россия, Көньяк Африка, Испания күкләрендә дә һәвәскәр очучылар арасында чемпион булу уен эшемени?
Казаннан Закир Шаһбан, Фирүзә Сибгатуллиналар белән безнең Илнар Камалиев, Халидә Николаева, Роза Тимеркина, Рамил Нуриевларның үрелеп барган концерты һәркем күңеленә хуш килде, җирле халык соклануын сөйләп туймады. Хәтта минем белән (?!) рәсемгә төшәргә чиратка да бастылар. РДКдан алган милли чапаным бигрәк затлы иде шул...
Көрәшкә әвәслек биргән Ярославль көрәшчеләренә Ясәви-якташ тренер табып биргән, балалар арасында да, өлкәннәр арасында да Сабантуй батыры калучылар да булды. 54 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Илназ Камалов, Рәзил Фәйзрахманов (60 кг.), Зөлфәт Гарифуллин (90 кг.), Фәнил Исмәгыйлев (авыр үлчәү) Ярославль Сабан туе батырлары булды. Баш батырга дигән тәкә дә Фәнил җилкәсенә кунды. Инсаф Хисаметдинов   тигез көрәштә икенче урын белән канәгатьләнде – хуҗалардан бер башка өстен булырга кирәк шул. Алай да Таһир Әхкәмовның көрәшче-шәкертләре сынатмады. Кукмаралылар кайда гына көрәшсәләр дә, осталыклары бәрабәренчә таләпне дә күтәренке куялар. Алтын-көмеш медальләр, кыйммәтле бүләкләр тантаналы төстә тапшырылгач, Ясәвинең авылдашы, Сабантуй сәяхәтен башлап йөрүче Рифат Җәләлиевне ду килеп татар хатыннары белән биеп, “Саубуллашу” җырын алкышлар астында башкарган җиреннән аралап алып, төнгә каршы кайтырга юлга чыктык. Егетләребезнең дарысы коры калган – иртәгесен Красная Полянада Сабантуй була, имеш, җитешергә кирәк. Җиңүдән башлары әйләнмәде егетләрнең.
А.САБИТОВ
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International