Аллаһы йорты ачылды

17 июля 2012 г., вторник
Узган якшәмбедә Поч.Сутер авылында мәчет ачу тантанасы булды. Бу көнне авылда тәүге азан әйтелде, намаз укылды.
Мәчет ачылу изге, милли аһәңле зур бәйрәм ул. Поч.Сутер авылы халкы да бу көнне биш ел көткән иде. 2007 елда башланган эшнең нәтиҗәсе күз алдында – авыл уртасында биек манаралы, мәһабәт изге йорт калыкты. Көннең чамасыз эссе булуына да карамастан, тантанага авыл халкы бердәм булып килгән иде. Ак яулыклы әбиләр, чәчләрен чал сарган бабайлар, яшьләр, бәйрәм шатлыгын уртаклашырга дип читтән кайткан авылдашлар, килгән кунаклар - һәммә кеше мәчет тирәсенә җыйналды.
Ата-бабаларыбыздан килгән борынгы йола буенча Коръән сурәләре укылганнан соң, бүгенге изге көн белән тәбрикләү өчен сүз район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллинага бирелде:
-Кулга-кул тотынышып, үзара дус-тату яши торган күпмилләтле Поч.Сутер авыл җирлегендә бүген зур бәйрәм. Изге шәгъбан аенда - Уразага якынлашкан көннәрдә районыбызда 70нче мәчет үзенең ишекләрен ача. Әлеге изге эшне башлап йөрүчеләргә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын. Изге йортның иман нуры гомерлек булып, аннан биш вакыт азан тавышы тынмасын иде.
Алга таба сүз районыбызның имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Аллаһы йорты ачылу уңаеннан мөхтәрәм мөселман кардәшләргә, авыл халкына үзенең теләкләрен җиткерде ул:
-Кайда азан әйтелә, намаз укыла, Аллаһы Тәгалә шунда бәрәкәт бирә. Изге йортның эше дәвамлы булып, файда китерә, яшьләрне, балаларны тәрбияли торган бер урынга әйләнсә иде.
Мәчетне салуда башлап йөрүче, барлык матди чыгымнарны үз өстенә алган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Рамил Иршат улы Идиятуллин үзенең изге гамәлен тормышка ашыруда ярдәм иткән район җитәкчелегенә, документ эшләрен хәл иткән Әсхать Шакиров, мәчетнең проектын ясаган архитектор Маркиз әфәнде Басыйров, изге йортның табигый таштан эшләнгән нигезен һәм өйалдын ясаган Марсель абыйга, изге йортның эчке өлешенә күп көч куйган Казан егете Маратка, финанс ярдәме күрсәткән Рифат Вәлиев һәм турыдан-туры Аллаһы йортының төзелешендә катнашучыларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-Бүген барыбыз өчен дә шатлыклы көн. Җомга намазларында, бәйрәмнәрдә мәчетебез тулып торсын иде, - диде ул.
Авыл имамы Рәфкать ага Шакировның вәгазен тыңлаганнан соң, тантаналы төстә яшел тасма киселде, дин әһелләре тәкбир әйтеп изге йорт эченә узды.

Алсу ИДРИСОВА
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International