Зур Сәрдек авылында туып үскән якташ шагыйребез Газинур Моратның 60 яшьлек юбилеена багышланган “Без Моратны укыйбыз” әдәби марафонының нигезләмәсе
Конкурсның максаты һәм бурычлары:
Газинур Морат иҗатын пропагандалау, китап сөючеләрнең сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү һәм баету.
Һәр катнашучы Газинур Моратның шигырен укып, видеоязманы Инстраграм аккаунтында урнаштыра ала.
Таләпләр:
Шигырь сөючеләр шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле итеп, һәр тыңлаучының күңеленә үтеп керерлек итеп укырга тиеш, язмаларның ачык һәм аңлаешлы булуы мөһим.
Марафон 1 июньнән 18 августка кадәр узачак. Җиңүчеләр шагыйрьнең иҗат кичәсендә чыгыш ясаячак. Аларга Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылыр дип көтелә.
Яшь бүленеше:
Һәрбер теләгән кеше катнаша ала;
Конкурсны “Татарстан Республикасы Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” оештыра:
Марафонның атналык нәтиҗәсе Кукмара районы муниципаль сайтына, “Наш Кукмор”, “Инстаграм” челтәрләренә куелачак.
Белешмәләр өчен телефон: 2-76-34