Иманлылар артсын иде

23 августа 2012 г., четверг
Түбән Казаклар авылында мәчет ачарга җыенгач кына, яңгыр ява башлады.
–Изге эшкә Ходай рәхмәте инде бу, манарасын куйганда да шулай яңгыр коеп алган иде, - дип, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Фәйзелхак улы, яңгыр явуны яхшыга юрап куйды.
Мең шөкер, районда мәчетләр күп төзелде һәм төзиләр дә. Түбән Казаклардагысы районда калыккан 72нче мәчет. Нибары кырыклап хуҗалыктан торган авылда өч ай эчендә ике катлы бина барлыкка килүгә тел шартлатсаң да, гаҗәпләнерлек түгел, чөнки халкы бердәм, иманлы.
Авылның тарихы бай булырга охшаган. Гадәтенчә күңел түренә, йөрәккә үтеп керерлек мәгънәле вәгазьләр сөйләүле Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хаҗиның бабасы Казакларга килеп йон тетү машинасында эшләвен сөйләп калдырган булган икән. Һөнәрле авыл булган, димәк. Хәзер дә йортлар нык, зәвыклы, түбәсенә күтәрелеп карасаң, бүрегең төшеп китәрдәй.
Тантананы, Коръән аятьләре укып, Кукмара үзәк мәчете имамы Әхтәм хәзрәт ачып җибәрде. Авыл имамы Габделәхәт Фәйзулла улы тиз арада, әмма сыйфатлы итеп төзелгән мәчетне салуда булышучыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Мәчетнең проектын кат-кат камилләштергән, һәр ташын-агачын кулыннан үткәргән Расим Галиев, Альберт Корбанов, зәвыклап манараны ясаган Рафил Фәттахов, бинаны күтәргәндә ару-талуны белми тырышкан Мәмәшир-Тәмәй егетләренә бу көнне бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Иң саллы ярдәмне, әлбәттә, “Урал” хуҗалыгы рәисе Газинур Хатыйм улы күрсәткән.
–Әллә изге эшкә тотынуыбыз сәбәпле булдымы, быелгы коры җәйдә дә без яңгырсыз калмадык: “Урал” ягында һәр гектарга исәпләгәндә 31, “Рассвет” ягында 28әр центнер иген уңышы җыйнап алдык. Әгәр хуҗалык хезмәтчәннәре, сез – түбәнказаклылар тырышып эшләмәсәгез, бу күркәм бинаны шулай тиз арада төзеп булмас иде, рәхмәт сезгә, авылдашлар! – диде ул.
Районыбыз мөхтәсибе Зиннур хәзрәт, ислам дине куәтләнүгә бер мисал бит бу дип, уртак сөенечкә куанып сөйләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Фәрит улының теләге - мәчет буш тормасын!
Мөселман йолаларын башкарырга җыенгач, мәчеттә җомга яки гает намазымы ул, яисә вафат булганны соңгы юлга озаткандамы, кайбер җирлектә имамнар: “Мәчеткә йөрмисез, намаз укымыйсыз!” – дип килгән халыкны орышып вәгазь укый башлыйлар. Ник килгәнеңә үкенеп куярсың, билләһи. Җәлил хәзрәт үз вәгазендә Коръәнчә яшәүнең дүрттән берсе булган кагыйдәне аңлатып:
-Кешеләргә аңлату, вәгазь уку кирәкле гамәл. Әмма сүгеп түгел, һәр инсанны хөрмәт итеп, аның нинди диндә, милләттә, социаль халәттә булуына карамыйча, сабырлык белән Аллаһы сүзен җиткерүе фарыз. Бу мәчет шул максатка хезмәт итәр дип ышанам, - диде.

 

А.САБИТОВ.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International