Татарстанда иминиятләштерүче затлар Пенсия фондына дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алалар

22 июля 2021 г., четверг

Татарстанда иминиятләштерүче затлар өчен яңа сервис эшли башлады. Аның ярдәмендә Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә дистанцион форматта мөрәҗәгать итәргә, Пенсия фондына электрон документ әйләнеше аша тапшырыла торган персонификацияләнгән исәп отчетын бирүгә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Кукмара районы клиентларны кабул иту булеге хәбәр итә.

Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләштерүчеләрнең электрон документ әйләнеше аша алынган “Иминиятләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат” (СЗВ-ТД) мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне otchet_pfr@101.pfr.ru электрон адресына юлларга мөмкин.

Мәгълүматларның башка төрләре буенча мөрәҗәгатьләр сервислар электрон документ әйләнешенә күчкәннән соң эшкәртеләчәк.

“Иминиятләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат” формасы буенча отчет, шул исәптән аны тутыру, тапшыру вакыты, мәгълүматларның форматы турында яңалыклар Россия Пенсия фондының рәсми сайтындагы www.pfr.gov.ru “Электрон хезмәт кенәгәсе” бүлегенә урнаштырылган.

 

Белешмә өчен телефон - 074

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International