Кукмара муниципаль районы Башлыгы Р.Ш.Рахматуллинның Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы.

14 октября 2013 г., понедельник

Кукмара муниципаль районы  Башлыгы Р.Ш.Рахматуллинның

Корбан бәйрәме  уңаеннан котлавы.

 

Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары һәм кунаклар!

 

Сезне елга бер мәртәбә була торган бөек бәйрәмебез – Корбан  гаете белән ихлас күңелдән котлыйм. Корбан гаете барчаларыбызга мөбәрәк һәм хәерле булсын, Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл – гыйбадәтләр  кылып, корбаннарыбызны чалып, кардәш-ыру, мохтаҗлар турында кыйгыртып, Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын!

Районыбызда яшәүче төрле милләт һәм дин тотучылар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, уңай мөнәсәбәтләрне саклау юнәлешендә дә бу бәйрәмебез бер этергәч булсын иде.

Корбан бәйрәме һәрберебезгә көч-куәт өстәсен, һәр гаиләгә бәрәкәт һәм муллык китерсен.

Сезгә  чын күңелдән рухи һәм тән сәламәтлеге, мул тормыш һәм игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International