20 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган: "Әниләрдә - бөтен матурлык" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмнең кунаклары "Сөембикә" клубында катнашучылар булды. Клуб җитәкчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы презентация белән әңгәмә үткәрде, әни образы чагылдырылган китапларга күзәтү ясады. Кунаклар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, тормышлары турында кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар.