Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм кунаклары!
Изге Рамазан ае тәмамланып, Ураза бәйрәме җитү белән барчагызны ихлас күңелдән тәбрик итәм. Изге Рамазан ае күңелләр сафлануга, тәннәр сәламәтләнүгә, тормышка бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын.
Районыбызда милли үзенчәлекләребезне саклап, һәр милләткә алга таба да дини традицияләрне дәвам итәргә барлык шаратлар тудырыла. Төбәгәбездә ирешелгән милләтара дуслык, үзара ярдәмләшеп яшәү, иминлек булуда динара мөнәсәбәтләрнең дә уңай йогынтысы бар. Дини оешмаларыбызның алга таба да яшьләрне тәрбияләүдә, туган төбәгебездә һәр тармакта булган уңай үзгәрешләрдә лаеклы өлеше булыр дип ышанам.
Ураза бәйрәме һәркемгә көч, ныклык өстәсен. Игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка шатлык һәм якты өметләр алып килсен!
Ихлас күңелдән һәрберегезгә исәнлек-саулык, иминлек һәм муллык теләп калам.