21 февраль көнне Кукмара районы Аман - Ошторма авылында туып үскән якташ шагыйребез, Ш.Маннур һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, Рәниф Шәриповның иҗатына багышланган “Чокырчаның моңлы улы”дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте. Әлеге чарада әдипнең шигырьләре, әсәрләре, китапханәчебез тарафыннан тәкьдим ителгән китап күргәзмәсе, автор әсәрләреннән өзекләр, истәлекләр, әледән-әле экранда олуг язучыбызның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация кичәнең эчтәлеген тагын да баетты. Кичәгә килгән кунакларны китапханә каршында эшләп килүче ”Осталар шәһәрчеге” кызыксындыру клубы әгьзаларының кул эшләреннән торган күргәзмә, 8 нче сыйныф укучысы Тимербаев Илһамның рәсем күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады.

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International