Без терроризм, экстремизмга каршы (фото)

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Кукмараның Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында митинг һәм “Без терроризм, экстремизмга каршы” дигән тематик концерт узды. Концерт программасын Кукмара 1нче гимназиясе, күппрофильле лицей, Кукмара 3нче, 4нче урта мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән иде.

Чара барышында “Яшьләр терроризм, экстремизмга каршы” дигән акция дә оештырылды, һавага ак шарлар очыртылды. “Форпост” отряды егет-кызлары һәм волонтерлар белешмәлекләр тараттылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әлеге темага багышлап китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе әзерләгән иде.

 

 

 

 

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International