Район прокуроры эшмәкәрләрне кабул итте (фото)

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бүген район прокуратурасында эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итү көне узды.

Кабул итүне район прокуроры Ришат Шакиров һәм Кукмара районы электр челтәре вәкиле уздырды.

- Эшмәкәрләрне Бөтенроссия кабул итү көнендә без “түгәрәк өстәл” уздырдык. Шәхси предприятиеләрне электр челтәрләренә тоташтыру буенча хәлне яхшырту өлкәсендә үткәрелгән чараларның нәтиҗәлелеге белән бәйле мәсьәләләр каралды, - ди район прокуроры Ришат Шакиров. – Чараның максаты: хокукый сораулар белән мөрәҗәгать иткән эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү. Кабул итү көнендә прокуратурага килүчеләр киңәшләр алдылар, мөрәҗәгатьләрнең һәрберсе игътибарга алынды.  

Эльвира Мөбарәкшина, автор фотосы

 

 

 

 

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International