Татарстан Президенты – Кукмарада

2017 елның 8 сентябре, җомга

Президент иң элек вертолеттан районыбызның басу-кырлары белән танышты. Аны республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Сергей Димитриев озатып йөрде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән дә очрашып сөйләште, авыл хуҗалыгы продукцияләреннән әзерләнгән күргәзмә белән танышты.

Республика башлыгының эш визиты яңа төзелгән Кукмара балалар иҗат академиясендә дәвам итте.

-Без балаларыбызга белем генә түгел, ә һөнәр дә бирергә тиеш. Мондый үзәкләр республикада күп ачыла. Биредә сез дә бик күп төрле һөнәрләргә өйрәнәчәксез. Бу бина сезгә бик кирәк иде. Чын күңелемнән котлыйм, - дип үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Иҗат академиясенең директоры Сергей Исаевка Президент 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International