Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Өлге авылы клубында "Кереп барам гомер көзләренә" дип исемләнгән чара үтте

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

3 октябрь көнне Өлге авылы клубында Өлкәннәр көне уңаеннан "Кереп барам гомер көзләренә" исеме астында чәй өстәле артында очрашу кичәсе булып узды. Бәйрәм барышында Өлкәннәрне Җирлек башлыгы Рашидә Гаяновна, ветераннар советы рәисе Равил абый котлады. Авылыбыз абыстае укыган корьән сурәләрен Альмира апа матур мөнәҗәтләр белән дәвам итте. Өлкән яшьтәге Факия апаның моңлы җырлары, җырчы кызларыбызның дәртле җырлары да бәйрәмгә ямь остәп, кунакларыбызга бәйрәм бүләге булды. Шулай ук ел дәвамында мәдәни чараларда актив катнашып килүче өлкәннәребезгә рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International