Березняк мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган “Гомер көзегез якты булсын” дигән чара үтте

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

4 октябрь көнне Березняк мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган “Гомер көзегез якты булсын” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә “ Алга” бүлекчәсе җитәкчесе Ногманов Рафиль, Березняк авылы җирлеге башлыгы Шарипов Рөстәм Фирдаиль, ветераннар советы рәисе Кадыйрова Гатифә апа катнаштылар, өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәр алдында

“Чулпан” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Соңыннан өлкәннәр игътибарына   “Айсылу” кинофильмы тәкъдим ителде. Кичәдә 45 өлкән буын, 25 кече буын балалар катнашты. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.

Көзге мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында Березняк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан кышка ягулык өчен Кадирова Гатифә апага шәхси эшмәкәр Галимов Рәшиттән утын алып барып урнаштырдык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International