4 октябрь көнне Байлангар мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан чәй табыны янында "Гомерләр үтә икән ул" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Байлангар авылында гомер итүче, авыл хужалыгы тармагында һәм төрле оешмаларда эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр чакырылды. Хужалык житэкчесе Хабибрахманов Н.Г., жирлек башлыгы Минегалиев И.Х. һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерделәр. Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңартты. Аларга багышлап матур, моңлы җырлар яңгырады. Һәркем әлеге очрашудан канәгать калып, оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткереп күтәренке кәеф белән таралышты.