Кукмарада районкүләм зиратлар чистарту өмәсе узачак

2017 елның 27 октябре, җомга

Октябрь аеның соңгы шимбә ялларын районкүләм зиратлар чистарту көне дип игълан итәргә булдык. Быелгы өмә 28, 29 октябрьгә туры килә. Һәркем үзен җаваплы тоеп, ике көннең берсендә бу өмәдә катнаша алса, вафат булган әти-әниләре, якыннары һәм туганнары каршында зур бурычын үтәгән булыр. Өмә һәрбер зиратта да оештырылачак. Корыган агачларны кисү, чүпләрне җыештыру эшләре кешенең үз якыннары тирәсендә генә түгел, ә гомумән зират территориясендә алып барылачак. Һәр ир-егет үзен җаваплы хис итеп өмәдә катнашсын иде.

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ, Кукмара районы имам-мөхтәсибе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International