Чишмәбаш авылы китапханәчесе “Көз бабайда кунакта” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру, безнең җирлектә үсә торган яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру максатыннан, бәйрәм шигырьләр, җыр-бию, викторина, уеннар белән үрелеп барды. Аеруча яшелчәләрдән ясалган сурәтләр балаларда зур кызыксыну уятты, ә балалар исә күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.