Туембаш җирлеге оешуга – 20 ел

2017 елның 28 октябре, шимбә

Туембаш яклары турында соңгы елларда аз язылмады. Сәбәбе дә чыгып торды – җирлектә йә берәр объект ачылды, йә эшмәкәрлек буенча тәҗрибә уртаклашу йөзеннән семинар үткәрелде. Төрле чаралар, бәйгеләр уздырып та, район халкының игътибарын җәлеп иттеләр.

Туембашлыларны искә алырлык тагын бер форсат чыкты әле: октябрь аенда авыл җирлеге оешуга 20 ел булды. Мәңгелек вакыт агышында бу зур ара булмаса да, башкарылган эшләрне барлаганда аның авыл халкы өчен хәлиткеч булуына төшенәсең.

-Элек Туембаш белән Чуллы авыллары Күкшел җирлегенә карый иде. Читтәге авыллар булгач, игътибар да җитеп бетмәде, берәр белешмә кирәк булса да, 10-12 чакрым ераклыктагы авыл Советына барасы иде, ә бу өлкән яшьтәгеләр өчен бер дә җиңел түгел. Шуңа авылдашыбыз, ул вакытта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, ә хәзер министр урынбасары булып эшләүче Илдус Габдрахманов үзебездә мөстәкыйль күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге оештыру тәкъдиме белән чыкты һәм аның тырышлыгы белән бу фикер тормышка да ашырылды. Авыл Советы белән җитәкчелек итүне миңа – яңа гына укып кайтып, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башлаган 21 яшьлек егеткә тапшырдылар. Яшьлегем белән бу вазыйфаның нинди катлаулы икәнлеген аңлап та бетермәдем. Эшли башлагач кына кая килеп “капкангымны” аңладым, әмма артка чигенергә юл юк иде инде, баш-аягым белән проблемалар эченә кереп киттем, - дип искә алды җирлекнең тәүге адымнарын аның алыштыргысыз җитәкчесе Илфат Гарипов.

Бугенге кондэ “Чиста су” программасы буенча өч буа ясалган, 27 янгын гидранты урнаштырылган. Сугышта һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл куелган. Җиде миллион сумлык чыгымнар тотылып, яңа мәчет бинасы салынган. Узган ел бер миллион сумлык грант отып, шул акчага Туембашта ял һәм спорт мәйданчыгы корылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International