Районыбызның биш авылында тантаналы төстә яңа юллар ачылды

2017 елның 28 октябре, шимбә

Бүген Кукмара районының Югары Комар, Кенәбаш, Важашур, Кызыл Тау, Салтык Ерыклы авылларында федераль программа нигезендә асфальтланган юллар ачылды.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, “Татавтодор” оешмасының Кукмара юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе Илшат Вилданов  һәм башкалар катнашты.

Сергей Димитриев уз чыгышында яңа юлларның авыл халкы өчен генә түгел, бөтен район өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Президентларына, юл төзүдә катнашкан һәркемгә эчкерсез рәхмәтен белдерде. Авыл халкы үз чиратында республика һәм район җитәкчеләренә да рәхмәтен әйтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International