Ноябрь аенда Югары Күзмистән Екатерина Ивановага, Балыклыдан Ләйлә Касыймовага, Мәчкәрәдән Бибиәсма Галиевага, Иске Кенә-Юмьядан Вера Андреевага, Төркәш авылыннан Гөлбикә Мәгъсүмоваларга – 90 яшь тула.
Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.