Мәмәшир авылы китапханәсе “Нур” клубына һәм мәдәният йортының “Җәүхәр” берләшмәсенә йөрүче өлкәннәре белән “Җырланмаган әле безнең җыр” дип исемләнгән иҗат концерты оештырды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

     3  ноябрь көнне   Мәмәшир авылы китапханәсе “Нур” клубына һәм мәдәният йортының “Җәүхәр” берләшмәсенә  йөрүче  өлкәннәре белән   “Җырланмаган әле безнең җыр” дип исемләнгән иҗат концерты  оештырды.

Кичәнең кунагы  булып кайткан  авылдашыбыз- шагыйрә Рифә Рахман да кичәгә аеруча матур  бер ямь өстәде. Кичә шагыйрәнең  авыл сулышын һәм аның кешеләренә багышлап язылган бай эчтәлекле шигырьләре, өлкәннәребез тарафыннан  яратып башкарыла торган җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International