7 ноябрьдә Байлангар мәдәният йортында Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан "Авыл тарихын беләсеңме?" дип исемләнгән кичә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре, Байлангар урта мәктәбендә озак еллар тарих фәненнән белем биргэн хөрмәткэ лаек укытучы Рафилә Бахавиева яшь буынга авыл тарихы, Октябрь революциясе чорында булган вакыйгалар турында сойләде. Әлеге чарада 27 кеше катнашты.