Нырты авылы мәдәният йортында үткәрелгән чаралар

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрь көнне Нырты  үзәк авыл мәдәният йорты хезмәкәрләре башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы балалары белән “Кыш бабайның туган көне” дип аталган чара үткәрделәр. Балаларга Кыш Бабай турында кызыклы фактлар җиткерелде, шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар, уннар уйнадылар.  Чара ахырында Кыш Бабай балаларга алып килгән кучтәнәчен өләште.

16 ноябрь көнне тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан югары сыйныф укучылары өчен «Тәмәке сине сындырганчы, син аны үзең сындыр» дип исемләнгән лекция укылды һәм памяткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International