Туган авылның, туган якның табигатен өйрәнү, аның белән ныклап кызыксыну, туган төбәктәге табигать үзенчәлекләрен белү, асылына төшенү – үз йортыңны, мәктәбеңне, авылыңны, илеңне ярату кешенең рухи ныклыгы өчен зарур. Чөнки һәркем өчен авыл, туган җир ифрат зур һәм тирән мәгънәгә, җуелмас хатирәләргә ия. Шул максаттан Ядегәрь авылы китапханәчесе 4 сыйныф укучылары белән “Туган авылым” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Чара барышында укучылар авылыбызның тарихы, күренекле шәхесләре белән танышып мәдәният йортында урнашкан музейда булдылар.