“Урал” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның ноябрь аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар терлекчелек комплексында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар. Хуҗалыкта алып барыла торган төзелешләр белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.