21ноябрь көнне Югары Арбаш мәдәният йортында "Исәнләшү - матур гадәт" дип исемләнгән тематик әңгәмә булды. Балалар белән аралаша белү, исәнләшү сәнгате турында сөйләштек. Алар бик теләп сорауларга җавап бирде, сүзләр төзеп үзара ярыштылар. Исәнләшү-танышу әдәбенең кайбер кагыйдәләре турында сөйләшү, фикер алышу булды . Әлеге әңгәмәнең максаты: бер-береңә карата ихтирам тәрбияләү.