Үрәсбаш авылы китапханәче “Тукта, ВИЧ / СПИД Бөтенроссия акциясе кысаларында авыл яшьләре белән әңгәмә уздырды. Әлеге чара китап күргәзмәләрендә җурнал битләрендә нигезләнеп язылган ВИЧ- инфекция һәм СПИД авыруларын чагылдырган сорауларга җавап табудан башланып китте. Китапханәчебез Дмитриева Л.Е бу куркыныч чирнең килеп чыгышын һәм аны булдырмый калуның төрле юлларын аңлатты. Әңгәмә яшьләргә презентация күрсәтү белән тәмамланды.