Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында аерым әһәмияткә ия көн бар, ул – декабрь аенда билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көне. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр, төрле авырулар сәбәпле, сәламәтлекләре һәм хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына йөз белән борылу, җәмгыятьнең әлеге катламына киңҗәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүне күздә тота әлеге дата. 1990 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелүче әлеге датаны, бер көн белән генә чикләмичә, ункөнлек итеп үткәрү традициягә әйләнде.
Әнә шуларны истә тотып Зур Сәрдек авыл җирлегенә караган инвалидлар оешмасы һәм мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен “Игелек кылып яшик” исемле бәйрәм кичәсе оештырды. "Сәламәтлекләре яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләрен җәмгыятьтә шәхес итеп тоюлары мөһим роль уйный. Инвалид үзенең проблемалары белән бергә-бер калырга тиеш түгел, аны актив тормышка тарту өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк”, - дип сөйләде районыбызның инвалидлар советы рәисе Р.А Нигмәтҗанов үзенең чыгышында.Әлеге чара барышында район ветераннар советы рәисе М.М.Мансуров, авыл җирлеге башлыгы Ф.М.Фәттахов, җирлекнең инвалидлар оешмасы рәисе З.В.Газизов һәм җирлек ветераннар советы рәисе Ш.Б.Закиров чыгыш ясадылар, инвалидларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Әлеге чыгышлар матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар “Сердәш” фольклор төркеменең җырлавына кушылып җырлап утырдылар, нәфис сүз остасы Фәттахова Н.В. сөйләгәндә тын да алмыйча шигърият дөньясына сәхәт иттеләр. Җырчыларыбыз Хәбибуллина Фәния, Сөләйманов Ренатның чыгышларын да тамашачы бик җылы кабул итте. Концерттан соң һәр катнашучы җирле спонсорларыбыз әзерләгән бүләкләрдән оттырышсыз лотерея уеннарында катнашып күңел ачты. Шунда ук шахмат-шашка турниры да оештырылды, анда җиңүчеләр шулай ук матур призларга лаек булды. Шул ук көнне мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларга күчтәнәч итеп агрофирма “Игенче плюс” һәм шәхси эшмәкәр Хәмәтдинов Фәнис ярдәме белән тутырылган азык-төлек пакетлары өләшенде.Әнә шулай күмәк көч белән шаулап-гөрләп чираттагы матур чара үтте Зур Сәрдектә.
Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк. Аларга ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетелгән итеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк. Бу көннәрдә генә түгел, аларга даими рәвештә көндәлек игътибар күрсәтеп игелек кылып яшик.