8 декабрь көнне Өлге авылы клубында, “Кыш бабай остаханәсендә” исеме астында бик матур кичә булды. Биредә балалар Кыш бабайдан килгән хатны укып, ул җибәргән биремнәрне үтәделәр. Кыш бабайның ярдәмчесе Шут аларга чыршыга элү өчен уенчыклар ясарга өйрәтте, төрле уеннар уйнатты. Узып баручы елның символы булган Әтәч тә читтә калмады. Ул да балаларга кызыклы табышмаклар алып килгән иде. Бәйрәм киче дискотека белән дәвам итте. Килгән балалар рәхәтләнеп ял итеп, яңа уенчыклар ясарга өйрәнеп, күтәренке күңел белән таралыштылар.