“Көчле рухлы Рәдүлә!”

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

“Көчле рухлы Рәдүлә!”. Шундый исем астында, 17 декабрь көнне Купка авылы мәдәният йортында, шул авылда яшәп искиткеч матурлык тудыручы Ситдикова Рәдүләнең иҗат кичәсе булды. Фойэда Рәдүләнең күңел җылысын кушып ясаган катиналарыннан, сәхнәдә чиккән әйберләреннән күргәзмә оештырылган иде. Кичәне оештыручы, Рәдүләнең бертуган сеңлесе Захидә Мидхат кызы аның турында сөйләп, таныштырып барды. “Язмышларга буйсынмас җан” дип аталган презентациядә, Рәдүләнең  иҗат уңышлары, иҗатташ дусларының аңа багышлап язылган шигырьләре урын алган. Кичәгә, шулай ук, Рәдүләнең иҗатына гашыйк кешеләр дә килгән иде. Алар арасында социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Замалиева, район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъматуллиннар бар иде. Чыгыш ясаган һәрбер кеше, Рәдүләнең кул эшлренә соклану белдерде, аңа алга таба иҗат уңышлары теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International