Түгәрәк өстәл артында әңгәмә“Җиде кат үлчә, бер кат кис”

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Тат-Тулба авылы китапханәчесе яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, наркотикларның тормышта үз урыныңны, үз юлыңны табарга чик куюы турында күзаллаулар булдыру, наркоманиянең таралу куркынычына бәя бирү, шәхестә наркотиклар куллануда саклану формалаштыруны актуальләштерү, аларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү, үз-үзеңне тота белү максатыннан студент - яшьләр белән “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырды.

Яшьләргә теләк шул: әти-әниләрегезнең сезне кеше итү өчен  түккән  көчләрен, аларның изге теләкләрен аклагыз! Киләчәктә үзегезне зарарлы гадәтләр колына әйләндермәгез, тормышыгызның хуҗасы булып, чын кешеләр булып яшәгез!

Тормыштагы һәр адымыгызны ясаганда татар халкының “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкален онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International