Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре,  ведомство ара  “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде.

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

17.01.2018 елда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы  ведомство ара  “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Бала өчен гаилә...”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән эмоциональ  һәм физик яктан гаилә өчен бала әһәмияте турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде. Чара вакытында, шулай ук белгечләр 2018 елдан чыккан Федераль закон “Яңа туган балаларга айлык пособиянең” яңача түләнеше белән таныштырдылар”.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International