Әдәби сәгать “Моңнар бәйрәме”

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 нче январь көнне КЦСОН “Тылсым” да ял итүче пенсионерлар өчен китапханәче Салимова Таскирә Харис кызы “Моңнар бәйрәме” исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Әлеге чара шагыйрә Гөльшат Зәйнәшеваның 90 еллык юбилеена багышланган иде. Кичә барышында Тәскирә Харисовна пенсионерларны шагыйрәнең тормыш юлы , иҗаты белән таныштырды. Мәдәният хезмәткәре Альфинур Юнусова башкаруында Гөльшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International