Эшлекле сәфәре барышында район башлыгы Сергей Димитриев Мәскәү шәһәрендәге элиталы 1 аерым 75384нче Семенов укчы полкы һәм Иваново шәһәрендәге һава-десант гаскәрләренең 62295нче хәрби часте белән безнең район арасында шефлык элемтәләре турында килешүгә кул куйды. Алдагы чакырылышларда район егетләренең кайберләре әлеге частьларга хезмәт итәргә җибәреләчәк.