Х.Халиковның тууына 85 яшь тулуга багышланган “Хәкимҗан Халиков-балачак илендә”

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

31 гыйнвар көнне "Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"нең 3нче сыйныф укучылары Үзәк балалар китаханәсендә балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х.Халиковның тууына 85 яшь тулуга багышланган “Хәкимҗан Халиков-балачак илендә” дип исемләнгән әдәби кичәдә катнаштылар. Китапханәче Багавиева А.Р. балаларны электрон презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Балалар шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр, туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. “Яшел докторлар” китабына кертелгән файдалы үләннәр турында сөйләштеләр. Язучының тизәйткеч, алдавыч әкиятләре белән таныштылар,   математик табышмакларына җавап бирделәр. “Тамчы” китап театры түгәрәгенә йөрүче балалар Х.Халиковның “Яралы каз”, “Мыекбай” әкиятләрен уйнап күрсәттеләр. Әлеге кичәдә 35 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International