Район башлыгы карары нигезендә Кукмара муниципаль районында 2018 ел “Халык мәгарифе елы” дип игълан ителде. Аның максаты – районда мәгарифне үстерү проблемаларына, белем һәм тәрбия бирү системасының уникаль традицияләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, укытучыларга, әти-әниләргә, белем бирү учреждениесе җитәкчеләренә һәм коллективларына, юридик һәм физик затларга мәгариф тармагына кагылышлы мәсьәләләргә карата үз фикерен, карашын, идеяләрен белдерү мөмкинлеге булдыру.