Республиканың фән һәм мәгариф министры Кукмарага килде

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Сәфәрнең максаты  – быел районыбызда булачак республика август киңәшмәсенә әзерлек

Бу атнада безнең районга эш сәфәре белән республиканың фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, аның урынбасарлары, республика Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллиннар килде. Сәфәрнең максаты  – быел районыбызда булачак республика август киңәшмәсенә әзерлек.  20дән артык кешедән торган делегация  Манзарас урта мәктәбендә, күппрофильле лицейда, беренче гимназиядә, “Йолдызчык” балалар бакчасында, “Галактика иҗат академиясендә булды. Кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровлар озатып йөрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International