Көрәшчеләр 9 авырлык үлчәвендә бил алышты. Турнирда 13 авыл җирлегеннән 90га якын спортчы катнашты.
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев һәм район авыл хуҗалыгын һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе, татарча көрәш буенча район федерациясе җитәкчесе Рафак Халиуллиннар көрәшчеләргә уңышлар, чиста җиңүләр теләделәр.