Лельвиж һәм Югары Чура авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Авыл җирлекләрендшә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 

Аның алдагысы Лельвиж һәм Югары Чура авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда авыл җирлекләре башлыклары Рәис Хөсәенов һәм Николай Михайлов, Лельвиж урта мәктәбе директоры Евгений Капитоновларның үткән елга хисаплары, шулай ук әлеге җирлекләрне үз эченә алган Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиевларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән танштырды.

Ризиля КОРБАНОВА, фото авторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International