Мәмәшир авылы китапханәсендә Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән әдәби чара узды. Әлеге чарада татар әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, авыл халкы, әдәбият сөюче укучылар катнашты. Әдәби чара барышында язучының тормыш юлы барланды, төрле җанрда иҗат ителгән әсәрләре сәхнәләштерелеп, җырлары җырланды. Кичә бай эчтәлекле үтте, һәркем язучының үзенә иҗатына булган хисләрен яшермәде.